АМ
Алия Муллаяровна
12 май, 2012 ел
Яратмасаң - яратырсың
Мин бераз көтеп торам.
Ашыгудан мәгънә тапмыйм
Мин синнән күзләр алмам.

Яратмасаң - яратырсың
Җибәрмим сине яннан.
Әз генә булса да миңа
Бер омет калдыр,алмам.

Яратмасаң - яратырсың
Кайда барырсың җаным?
Киреләнеп туйганынны
Сизә бит минем каным.

Яратмасаң - яратырсың
Ышанып бер карарсың.
Шушы шигыремне укып
Җавап миңа язырсың:)
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 1105121352
7
0
338
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез