ГШ
Гөлнур Шәрипова
20 июнь, 2012 ел
Яз кояшы карый тәрәзәмә
Шатлык иңәр иде күңелемә
Берәү ачы яра салмаса,
Йөрәгемә әгәр кагылмаса...

Үзең өчен “чүп” дип алган сүзләр
Әйттең дә син – яшьләнделәр күзләр...
Очлы пычак чәнчеде күк җанымны
Ничек тыим инде кызган канымны?!

Беләм, беләм миндә генә түгел газап.
Тиле кебек барам энәләрдән атлап!
Чәнчеп-чәнчеп ертсалар да аякларым,
Онытырмын җәрәхәтләрнең барын.

Атлагач та, абынамын – кире торам,
Абынганда ачыргаланып мин кычкырам!
Ник бу кадәр бирелдем мин хыялларга?!
Ташланырмын кебек хәзер кыяларга...
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2006121367
17
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез