БА
Билгесез автор
12 август, 2012 ел
Кемнәр уйлап чыгаргандыр
Яшьлектәге сөю хисен.
Бүген күкләргә теркәлә
Никах белән сезнең исем.

Бу никахның ныклыгына
Салсын ходай саваплыгын.
Күңелгә киртәләп куегыз
Парлап яшәү җаваплыгын.

Сөю хисе гүя бәллүр,
Ярата ул саклаганны.
Җил-давылдан, кар-бураннан,
Гомер буе яклаганны.
Туй
Уникаль идентификатор: 1208121371
11
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез