БА
Билгесез автор
14 август, 2012 ел
Балаларга бәйрәм бүген
Бөтен урам гөж килә.
Һәр сүздән бер кызык табып,
Малайлар кызлар көлә.

Гөлназ шулар арасында,
Кулда - чәчәк бәйләме.
Күңелләрдә шатлык кына,
Бүген - чәчәк бәйрәме.

Бүген җирдә чәчәк кенә,
Урамда да, өйдә дә.
Чәчәк чыңы ишетелә
Яңгыраган көйдә дә.
1 сентябрь
Уникаль идентификатор: 1408121376
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез