БА
Билгесез автор
14 август, 2012 ел
Бар энем, үзе шаян
Үзе тырыш, тиктормас.
Туган җире - Чаллы - КамАЗ,
Исеме аның - Алмаз.

Әти-әнисе яратып,
Матур исем бигәннәр.
Алмаз кебек ныклы булсын,
Бирешмәсен дигәннәр.

Бүген аның туган көне
15 яшь тулган икән.
Юбилее хөрмәтенә,
Ни теләк телим микән?

Телим әле таудай бәхет,
Шатлык, исәнлек, саулык.
Укуында зур уңышлар,
Тынычлык һәм мул байлык.

Һаман безне сөендереп,
Очып-очып биесен.
Акыллы һәм тырыш булып,
Тыйнак булып зур үссен.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1408121378
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез