ФК
Фирдәүсә Кәримова
9 сентябрь, 2012 ел
Ничә тапкыр котлыйм, дидем,
Батырчылык итмәдем.
Гомер дигән йомгагымны
Синең белән сүтмәдем.

Күңелдәге сагыну хисе
Йөрде гел синең янда.
Яшьлектәге назлы хисләр
Һаман да яши җанда.

Бу юлысы котлыйм әле,
Сиңа яшьлектән теләк:
Туган көнең хөрмәтенә
Хисләрем булсын бүләк.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0909121404
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез