ФК
Фирдәүсә Кәримова
19 октябрь, 2012 ел
50 яшьтә - ил агасы,
60 яшьтә - ил атасы.
Аккан судай уза гомер,
Уйлый калсаң шаккатасың.

Утыз, кырык күптән үткән,
Илле яшьтә артта калган.
Бүген инде 60 яшең,
Әллә дөрес, әллә ялган.

Кайчан гына үскән идек,
Әти-әни кочагында.
Хәзер инде үзең бабай,
Гомер атың оча гына.

Син ул атның дилбәгәсен
Нык тотасың бирешмисең.
Ваклыклардан өстен булып,
Юк-бар белән булышмыйсың.

Язмыш җиле каккан чакта
Ышандың син киләчәккә.
Бәхет сезне эзләп табып,
Ишек ачып керәчәккә.

Инде шөкер, күз тимәсен,
Тыныч хәзер туган нигез.
Хак тәгалә күпсенмәсен,
Яшәгез сез шулай тигез.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 1910121408
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез