ФК
Фирдәүсә Кәримова
24 сентябрь, 2012 ел
Нинди теләк телик икән
Синдәй чибәр матурга.
Син килгәнсең бу җиханга
Милләтне агартырга.

Ашау эчүне онытып,
Рәхәтләнеп сөйлисең.
Һәркемнең дә үзең кадәр
Белүләрен телисең

Характерың нык булганга
Барсына өлгерәсең.
Ике бөртек балаң өчен
Утка-сугак керәсең.

Бүген синең туган көнең,
Котлыйбыз икәүләшеп.
Бергә шулай озак еллар
Эшлик әле гөрләшеп.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2409121417
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез