Укытучы апаларның
Көне килеп җиткән бит,
Шул көн белән котлыйм диеп
Язам шушы юлларны.

Бу юлларда язылганнар
Барысыда чыңга ашсын.
Чыңга ашмый калмасыннар
Бер генә юлларыда.

Иң изге теләкләрне
Теләп калам бу юлда.
Эшләрендә, уңышларга,
Гел ирешеп торорга.

Алайгына түгел әле
Телим бәхет шатлык та,
Аның белән тагын бергә
Исән имин яшәүдә.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста