ЭХ
Эльвина Хабибуллина
23 гыйнвар, 2013 ел

Сагышларым

Сагышларымны салдым җилләргә.
Алып китсеннәр дип ерак илләргә.
Бүтән күңелемдә урын юк аңа,
Бары бәхеткә урын бар гына.

Сагышларымны җилләр алып киттеләр,
Әммә күңелемдә калды яралар.
Нурлы кояш миңа бәхет юрады,
Күңлем яраларын минем төзәлтте.

Хәзер мин яшим бары шатланып,
Һәркөн Ходаема рәхмәтләр укып.
Насыйп булсын иде һәрберебезгә,
Шулай гел бәхеттә гомер кичәргә.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2301131571
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез