Йөрәгемне сызландырып
Киттең син янына чыгып.
Аңламадың бугай ахры,
Миңа бик авыр булды.
Белсәм иде кемлеген
Күрсәм иде бер үзен,
Мин каршы булмас идем,
Тыныч калыр иде күңлем.
Сизәсеңме йөрәгем тибә,
Ул бит синнән җавап көтә,
Аның янында булганда
Мин бар идемме уеңда?...
Озак үтә бу минутлар,
Синнән хәбәрсез чаклар.
Юк бит синең хәбәрең,
Тынгысызлана күңелем.
Яратам дип кабатлыйсың,
Үзең никтер аңламыйсың.
Бик авырсынып калдым,
Сиңа карыша алмадым.
Тик өзелмәсен ара дип,
Йөрәгем тор син түзеп.
Беләм инде яраландың,
Югалттың күпме канын.
Таш яши бирә дөньяда,
Аңа да авыр бит монда.
Өстенә күпме тамчы тама
Ә кышын авыр кар сала.
Ул да күрэ бит купне,
Булмаса да анын күзе.
Ул хаман яши бирә
Мәңгелектә биредә.
Без генә түгел гомерлек
Гомребез бер тиенлек,
Аның да кадрен белмибез
Нигә генә яшибез.....
5
0
378
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез