ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Бары син....

Синсез үткән бу көннәргә
Нокта куясы иде.
Син дип янган йөрәгемә
Урын табасы иде.

Яннарыңда башкаларны
Күрергә генә язмасын
Җир йөзендә башкаемны
Аллах үзе сакласын.

Сүнәр дисең син учакны
Мин еракларга киткәч,
Оныттырып бергә чакны
Бер-береңә җавап бирмәгәч.

Яратмаган йөрәк типкәндә
Ялгыз йөрәк тиккә янамы,
Яратам дип өзлеп әйткәндә
Бер жавапсыз түзеп буламы?.....
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2301131591
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез