ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Соңгы сүзем сиңа шушы гына

Теләдем назлап кочарга
Бәхет карабында очарга.
Сине үземнеке итәргә
Бар галәмне гизәргә.

Ишелде барлык хыялым
Юкка чыкты уйларым.
Абындым мин кабаттан
Мәгънә тапмадым тормыштан.

Киң далага чыксаң иде,
Канатланып очсаң иде.
Юк булды хыял инде,
Мәхәббәт гөмергә сүнде.

Башка теләмим яратырга
Синдәй чибәрне очратырга.
Бары үткәнне искә төшереп
Җибәрермен гөмремне үткәреп.

Мин бер янган идем инде
Ул миңа яхшы дәрес бирде.
Икенчесендә ялгыштым,
Ник калдын исән башым.?

Салып кайнар учакка,
Кайрап үткен пычак та
Кададын син йөрәгемә
Калдырып мәңге хәтремдә.

Инде кормыйм мин киләчәк
Вакты җиткәч үзе җитәчәк.
Теләгән юлыннан сөйрәп барып
Калдырыр эле тотып атып.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2301131593
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез