ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Бердәмлек

Начарлыкны сызып атып
Без яхшыга басмадык.
Барлык корган хыялларны
Без бит салып таптадык.
Юк итеп өметебезне
Тыймыйча нәфесебезне
Яхшыртмыйча гомребезне
Алга таба яшәрбезме?

Чыгу юлын мин тапмадым
Авырлыкны сайламадым,
Яхшылыкка гына бардым
Әмма берүзем абындым.
Бердәмлек сездән сорыйм
Ярдәм кулын мин сузыйм,
Сездән көтим бердәмлек
Анда куренер бергәлек.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2401131595
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез