ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Сукмак

Бер генә кара сукмакка
Баткан бит ул чуп-чарга,
Беркем аны чистартмый
Утамый , тырмаламый.

Без чистартыйк сукмакны
Җыеп алыйк чуп-чарны,
Тырмалыйк та себерик
Дуслар бер рәткә тезелик.

Ул бит калыр чистарып
Сөенеп , матурланып.
Безгә карап башкалар
Яхшы гадәт алырлар.
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2401131605
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез