ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Бергә булыйк гөмергә!

Бераз уйга батканнан соң
Яздым шушы шигьремне,
Аннан укып чыкканнан соң
Сезгэ әйттем фикремне.



Барганда синең янга
Тибә йөрәк акрын гына,
Кочканда сине кочакка
Сулыш алам чак-чак кына.

Сөям сине чын күңелдән
Яратам ныграк гомердән.
Синең күздән сөю эзлим
Башкаларны мин күрмим.

Күңел әрни белмим нигә
Ышанмыйм дип йөрәк тибә,
Бер сорау мине борчый
Җаным аңа җавап тапмый.

Без бергә дип син әйтсәң дә
Тынычлындырырга теләсәң дә,
Шом бар минем күңелдә
Хәм бетмәс ул гомердә.

Мин телим мәңгелеккә
Синең белән яшәргә
Сине кочып гомерлеккә
Бердән берем дияргә.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2401131607
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез