ШФ
Шафкат Файзрахманов
24 гыйнвар, 2013 ел

Сине көттем!

Җылы җилләр искәндә
Көндез кояш көлгәндә.
Алмыйча юлдан күзем
Мин сине көтә идем.

Җилләр инде суынды
Кояш кереп югалды
Мин генә калдым басып
Юлга күземне салып.

Салкын яңгырлар үтте.
Бураннар килеп җитте.
Мин генә китә алмадым
Чыгарсың дип уйладым.

Хәзер инде мин көтмим
Синең артыңнан йөрмим,
Яңа тормыш башладым
Сине сызып ташладым
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2401131611
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез