ЭХ
Эльвина Хабибуллина
24 гыйнвар, 2013 ел

Бул бәхетле!

Үтте кышлар,
Килде язлар.
Күңел күптән көтә сине.
Көтә күңел,
Тик аңламый .
Син бүтәнне сөйгәнне.
Төшләремә гел син керәсең.
Күзләремә карап гел елмаеп,
Яннарыңа мине дәшәсең,
Кочагыңа мине алып.
Хыял илләренә алып китәсең.
Күтәреп көчле кулларыңа.
Икәүләшеп бәхет диңгезләрендә йөзәбез.
Әммә бу бары тик төш кенә.
Башка белән китеп бардың син,
Күңелем эрнеп сыкранды.
Әммә йөрәк кенә сиңа,
Бары бәхет теләде.
Бул бәхетле, Ходай бирсен сиңа,
Зур шатлыклар,имин тормышлар!
Иң мөһиме сау-саләмәт бул,
Читләп утсен сине кайгылар!
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2401131623
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез