ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Бер теләгем минем бар,
Көн белән бергә туар.
Көн буе уйландырыр
Төнен мине яндырыр.
Барыр идем синең янга
Тәнгә җылы алырга.
Йөрэгемне тынычландырырга
Ялгызлыкка нокта куярга.

Безнен ара ерак шул,
Алда көтә озын юл.
Кил син минем каршыга
Мине кочып алырга.
Сизәм синен сагынуны
Ут булып януыңны.
Күрергә теләвеңне
Төшеңдә үбүеңне.

Түзмәдем чыктым юлга
Чигенмим барам алга.
Сине тиздән күрәм мин
Син җаным бит кояшка тиң.
Теләгеңне эйт кенә
Мин синеке бел генә.
Уйлаган уйларыңны
Чын итәм хыялыңны.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2401131625
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез