ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Гашыйк иттердең мине
Син моны үзең сиздеңме.

Минем йөрәгем яна
Ә күңелгә ут каба.

Сызландыра ярасы
Эх калмаган язасы.

Түзгән булыр идем мин
Эндәшмәсәң миңа син.

Хәзер юл ябык чигенергә,
Барсын җилгә җибәрергә.

Барасы килә алга
Әмма ни дер куркыта.

Килми сине югалтасы
Килә үткәнне онытасы.

Яңа тормыш башлыйсы
Сине кысып кочасы…
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2401131634
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез