ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел

Күрше кызы

Яши бер кыз күршедә
Чибәр бит ул бел генә
Күңелсез чакта миңа
Керәм күрше янына.
Аның белән күңелле
Җанга азык бар шикелле.
Багышладым шигьремне
Шул чибәргә сөйкемле.
Нигә мин дә Сабада
Тумадым синең янда.
Белер идем бала-чактан
Шушы куршемне уңган.
Кабат очраштык бүген
Сөйлә син донья хәлен
Тик кенә тора күрмә
Туңдым дип китә күрмә.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2401131662
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез