Торам мин сиңа карап 
Үзем сизмәстән калтрап. 
Нигә син шундый моңсу?... 
Күзләреңнән тама су. 
Ләкин ул су бит тозлы, 
Ә күзләрең борчулы. 
Ни булды соң әйт миңа 
Уйлама кайгы турында. 
Мин телим елмаюыңны, 
Синең алга атлавыңны. 
Карамыйча бер-нигә. 
Яшәмичә бер көйгә 
Омтылырга югарыга, 
Бәхет кошын кочарга.
3
                0
              
                529
              
            Фикерләр (0)
          
            Subscribe
          
  Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, 
  
    шәхси биткә керегез