ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Шушы салкын кыш көнендә
Йөрим мин үзем генә.
Тирә якта кешеләр
Җентекләп мине күзлиләр.
Алар калган аптырап
Барсы да миңа карап.
Алар мине аңламыйлар
Бары баш селкеп калалар.
Әгәр барсын белсәләр,
Миңа игътибар бирмәсләр.
Уйларлар бит кирәксез дип
Яши җирдә гел үзе дип.
Ләкин мин андый түгел,
Яши халкым өчен күңел.
Язам аларга карап
Кинәт куям калтырап.
Ни генә юк дөньяда
Барсын салам юлларга.
Кеше мине яратсын,
Хисләремне аңласын.
Яшәвемә күз салсын.
Мин әле данлыклы түгел
Минем алда бит гомер.
Танылырмын халыкка
Мин киләчәк минутта.
Бары ташламасын дуслар
Әти-әни туганнар.
Сөйгән халкым,туган ягым?!
Мин яшәүдән тәм таптым.
Гомрем минем бу юлларда
Киләчәгем хыялда,
Сез генә минем таяныч
Авыр чакта юаныч.
Йөрәгем тибә сезнең өчен
Илхам бирә барлык көчен.
Бу юлларны язганда
Белмим нигә калтырата.
Әллә инде бу киләчәк
Әллә бары бу теләк?
Әйе хыяллар зурдан,
Бирсен че ярдәм Аллам.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131689
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез