ШФ
Шафкат Файзрахманов
25 гыйнвар, 2013 ел
Урамда кыш саф хава,
Көмешсыман кар ява.
Ул киемгә куна
Һәм шунда ук юк була.
Бер уйласаң күңелле
Шундый рәхәт шикелле.
Ләкин бар бит эше дә
Көрәк тотып керешергә.
Көрим мин карны көн дә
Чиста капка төбе гел дә.
Үзем эшлим, үзем уйлыйм
Яңа шигер тудырыйм.
Минем башта төрле уйлар
Ә телемдә яңа җырлар.
Керәм дә язам хәзер
Кар язын бит ул эрер.
Нигә аны көрәргә
Булмас ич ул гомергә.
Барыбер бит ул эри
Язын гөрләвек челтри.
Челтрәр әле гөрләвек
Чыгар кабат чирәмлек.
Туп тибәрлэр сабыйлар
Печән чабар абыйлар.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131691
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез