Карыйм синең йөзеңә
Аннан бер нур бөркелә
Ләкин ул миңа түгел
Сызлана шуңа күңел.
Әрнилә минем йөрәк
Өзгәләнә бит үзәк.
Үзәк бит ул өзгәләнә
Ә йөрәк тегәләнә,
Синең назлы карашың
Утларга син саласың.
Аңламыйсын сөювемне
Рәнҗетәсең син мине.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста