ШФ
Шафкат Файзрахманов
26 гыйнвар, 2013 ел
Яратам бит мин сине
Ләкин куркам әйтергә
Ни файда соң әйтүдә
Булла алмабыз бергә
Синең хәлең авырая
Көннән көн начарлана
Син уйлыйсың сизмәмен дип
Ләкин ялгышасың бит.
Мин сизңм күрәм
Яшереп мин елыйм.
Елап кына үзгәртергә
Булса идее гомерне.
Курыкмыйча оялмыйча
Елар идем гомергә.
Телиләр бит кешеләр
Үзгәртергә дөньяны
Теләгәнчә үзгәртә аласың
Бары тик хыялыңны.
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 2501131719
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез