Иртән иртүк торганда
Әллә ниләр уемда
Нигә кирәк бу дөнья
Син булмасаң янымда.
Синдә минем бөтен уйларым
Син минем гөмерлек хыялым.
Булсаң да син миннән еракта
Куңлем хаман син дип ашкына.
Синең өчен яшим дөньяда
Мине алдый дип син уйлама.
Синсез яшәу булмас бу җирдә,
Бул минеке җаным мәңгегә?
Синең өчен яшим дөньяда
Күнлем сине уйлап юана.
Салкын төндэ җанны җылыта,
Синең яратам диюең миңа.
Язам көннәр-төннәр буе,
Каләм минем кулымда.
Уемда син булганга,
Язырмын гөмрем буена.
Мине син илһамландырасың,
Мина бирәсең ләззәт.
Синен өчен язам җаным
Синен өчен тибә йөрәгем....
4
0
417
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез