ШФ
Шафкат Файзрахманов
26 гыйнвар, 2013 ел
Кеше көлә кешедән
Бармак төртеп йөзеңә
Артык диеп уйлый ул
Узе көлгән кешедән.
Ләкин адәм яратылган,
Бер тигез булып туган.
Ләкин дөнья авыр ул,
Адәм ауган, егылган.
Тигез түгел бит юллар,
Очрый чокыр-чакырлар.
Шуның кебек дөньяда да
Була авыр вакытлар...
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2501131733
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез