Урамда кич караңгы,
Күңелсезлекне арттыра яңгыры.
Көзнен салкын кичендә,
Күңлемдә бит син генә.
Син көт мине бәгрем,
Мин килермен,
Кояш чыгар вакыт җитсәдә.
Сусавыма тузә алмыйча
Тәнем янса,көйсә дә.
Күңлем хаман аргыла сина,
Син генә уйларымда.
Кояш чыга башлаганда,
Йөрэклэр якыная.
Аяклар чаба синен янга,
Рәхмэт инде аларга.
Сораулар борчый куңлемне:
Көтәсеңме син мине?
Бәлкем син киткәнсең дер?
Сагнып көтмәгәнсен дер?
Кирәкмим дер мин сина?
Көтәсең дер башканы,
Сөясең дер син аны?
Яшерә күрмә миннән,
Барсын сөйлә йөрәгеңнән!
13
0
426
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез