ЭХ
Эльвина Хабибуллина
29 гыйнвар, 2013 ел
Сине күргәннән бирле җаның урын таба алмый.
Сихерләде мине синең сихри күзләрең.
Синең назлы тавышың гел чыңлый колагымда.
Ә ягымлы йөзең гел куз алдында.

Язлар булып кайтсаң иде минем тормышка.
Йолдыз булып атсаң иде минем күңлемдә.
Бар дөньямны бүләк итәр идем мин сиңа.
Тик син генә гел бул янымда.

Сине күргәннән бирле күңлем сөю көен көйли.
Ә йөрәгем ут булып яна.
Күзем йомсаң сүрәтеңне күрәм,
Ачсам күрергә теләп кеше арасыннан сине эзлим.

Минем белән ни булганын үзем дә аңлый алмыйм.
Юләрлекме әллә сөюме?
Үз-үземә җавап бирә алмыйм.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2801131744
15
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез