ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел
Яуган карлар бәхет алып килсен,
Мәңгегә дип китсен сагышлар.
Таң йолдызы кебек якты көннәр,
Гомрем миңа меңнәр багышлар.

Яшьлек авазында кайнасам да,
Бала чагым әле үтмәгән.
Елгалардай тулган күңелемнән,
Көзге уйлар чыгып бетмәгән.

Шул сагышка никтер уралдым да,
Җибәрмәде мине, нык тотты.
Шатлык өндәп җиккән хыялымның,
Арбасыннан күчереп утыртты.

Очар кошлар китте канат кагып,
Ә сагышлар икән китмиләр.
Ярый әле якын иптәшләрем,
Җаннарыма ләззат өстиләр.

Мин чумдым да уйлар диңгезенә,
Көймәләрдә эчкә юнәлдем.
Якалардан тотып тартып алды,
Иҗат белән янган көннәрем.

Сагышлардан мине бушат яшәү,
Булган авырлыктан арыныйм.
Туган илнең тыныч күгендәге,
Тургайлардай канат кагыныйм.

Туйдым бик тә көзге ямансудан,
Ямьле язлар тизрәк җитегез.
Сынасаң син, сына әйдә язмыш,
Сагышларым гына китегез!
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2510131780
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез