ММ
Миләүшә Мукминова
2 март, 2013 ел

Әтигә

Әтиемнең исемен
Марат дип атаганнар
Бөтен кеше соклансын дип
Аңа шулай кушканнар.
Әтием һәм әнием
Гимназиядә эшли.
Укытучы һөнәре
Миңа бердә килешми.
Әтием буш вакытларында
Фотографияләр ясый.
Һәрбер кеше матур диеп,
Аларга сокланып карый.
Җәйләр җиткәч әти белән,
Шушма буена китәм.
Чиләк тутырып балык тоткач,
Өйгә дә кайтып җитәм.
Минем әти һәр яктан да
Бик уңган, булган кеше,
Һәр эштә дә, һәр җирдә дә
Ул гел беренче, көчле.
Без әтине яратабыз,
Аңа бәхет телибез,
Син булганга без бәхетле
Без булганга, син дибез.
Әтиләр көне
Уникаль идентификатор: 0203131783
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез