ЭЛ
Эльмира Латыпова
5 март, 2013 ел
Аккан сулар кире акмый диләр,
Кайтмый үткән кире кабаттан
Мәхәббәтне дә бит онтып булмый,
Күпме генә вакыт узса да!

Ничек кенә сине онтыйм икән,
Ничек? Ничек? Кабат кабатлыйм,
Мәхәббәтем минем бик зур иде ,
Синең яктан бары тик уен!

Кай вакытта сине искә алам,
Искә алам бергә чакларны,
Син дә кайчак мине искә алсаң,
Мин сөенер идем, үткәнем!!
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 0503131785
19
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез