ФК
Фирдәүсә Кәримова
24 март, 2013 ел
Ниләр белән чагыштырыйм?
Чикләвекнең төше - син.
Кешелекле, кечелекле
Һәм ярдәмчел кеше син.

Әткәң-әнкәң бүләгедер,
Синдә матур сыйфатлар,
Күбрәк булсын бу җиһанда
Синең кебек ир-атлар.

Шулай булсын бу дөньяга
Изгелек тулыр иде.
Күпме хатын һәм балалар
Бәхетле булыр иде.

Таләпчән җитәкчедә син,
Бик тә җаваплы кеше.
Эшли белеп эшләгәнгә
Барадыр гөрләп эшең.

Сораучыга бер риясыз,
Ярдәмеңне кыласың.
Арабызда йолдыз кебек
Балкып янып торасың.

Һаман шулай тормышыңны
Бүгенге күк белеп кор.
Алтмыш, җитмеш, сиксәнгәчә,
Йолдыз булып янып тор.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 2403131813
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез