ФК
Фирдәүсә Кәримова
24 март, 2013 ел

Табиб дуска

Мәрхәмәтле һөнәрләрнең
Берсе - табиблык эше.
Юбиляр дус! Сез күпләргә
Саулык өләшкән кеше.

Гоиер буе сез саваплы
Эшне гамәл иткәнсез.
Игелекле эш кылганга,
Күркәм, гүзәл икәнсез.

Шәфкатьлелек һәм изгелек
Биз сезнең күңелне.
Халык сезгә бик рәхмәтле,
Шул - зур бәхет түгелме?

Дусларны дус, туганнарны
Якын, туган итәсез.
Бик күпләргә үрнәк булып,
Гомер юлын үтәсез.

Балаларга терәк - әни,
Иргә - тормыш иптәше.
Күпме кеше горурланып,
Сезгә, дустым, дип дәшә.

Болай яши белүчеләр
Фани дөньяда сирәк.
сезнең кебек яшәү өчен
Сездәге йөрәк кирәк.

Сокланабыз сезгә карап,
Күзем тимәс, дип, беләм.
Чын күңелдән тәбриклибез
Күркәм юбилей белән.

Һаман шулай, бүгенгечә,
Шатлык белән яшәгез.
Күңел тынычлыгы бирсен
Сезгә изге эшегез.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2403131817
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез