Без Татарлар -
Акыллылар!
Бушка акыл таралткан.
Кол булсак та hәр төр эшнең,
Гел яңасын яралткан.
Хан булырлык буй - акыл бар!
Күз ачтырмый көнчеллек;
Бер - береңә юл бирмәгән
Үчлелек hәм эчкерлек.
Без татарлар - акыллылыр…
Горурлыктан чирлибез.
Бу дөньяның күзен ачкан,
Үзебезне күрмибез!

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста