ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел

Очрашу

Бер күрешү - бер гомер дип,
Юкка әйтмәгән халык.
Җай чыкканда күрешик әле
Халыктан үрнәк алып.

Исәннәрне кунак итик,
Киткәнне алыйк искә.
Яшәүләре шундый рәхәт,
Бирешмик әле хискә.

Бер күрешү - бер гомер бит!
Барыбыз әле бергә!
Шулай бергә утырулар,
Истә калсын гомергә!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0810131888
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез