ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Эзлә мине

Эзлә мине язгы кар суыннан,
Гөлләреннән җәйге аланның.
Язларыңа бер кайтырмын әле
Ак чәчәге булып баланның.

Эзлә мине киек каз юлыннан,
Бөресеннән алсу яранның.
Яшьлегеңә бер кайтырмын әле
Якынайтып ерак араны.

Эзлә мине биек күк йөзеннән,
Ләйсән яңгыр булып явармын.
Бер керермен әле төшләреңә
Яшьлегеңнең булып дәвамы.

Көт син мине язлар килгән саен
Сабыр канатларың сынса да.
Бер кайтырмын әле, кайтмас димә,
Хыялымда гына булса да.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0610131932
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез