ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Җырчыга

Йөрәк өзгеч бер моң ишетелә,
Әбиемнең бишек җыры микән?
Болгар бабам тарткан думбраның
Өзелмичә калган кылы микән?

Далалардан килә микән бу көй,
Урман шавы, чишмә тавышымы?
Узган буыннардан бүгенгәчә,
Гасырларның моңсу агышымы?

Моңлы көйгә сыйган җанлы тарих,
Газиз халкым узган озын юллар. Гасырларның истәлеге булып,
Ярый әле яши моңлы җырлар.

Юк, югалмас минем моңлы көем
Сәхнә күрке җырчы дуслар булса.
Моңга гашыйк талант иясенең
Күңеленә сандугачлар кунса.

Күңлеңдәге милли сандугачның
Гомерләре булсын озын-озын.
Моңлы көйләреңне җырла, Нәфкать, Тамашачың өчен сузып-сузып.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0610131934
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез