ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел

Укытучыга

Саный китсәң, саннар җитмәс,
Бик күп һөнәр төрләре.
һәр хезмәтнең була, ахры,
Үзенә хас серләре.

Бар да кызык, бар да мөһим
Башкарсаң кушып хисең.
Әмма мөгаллим хезмәте
Бар һөнәрдән дә өстен.

Сайлагансыз шул һөнәрне,
Әллә Ходай эшеме?
Фән дә, дин дә бик олылый
Гыйлем биргән кешене.

Гомер буе бу өлкәдә
Тирән сөреп эшлисез.
Фәнгә алмаш хәзерләгән
Олы галим кеше Сез.

........... фамилиясе
Якын һәр мөгаллимгә.
Сезнең образ өлге булсын
һәр булачак галимгә.

Сездәй акыллы кешеләр
Милләт өчен - горурлык.
Фәнгә керткән өлешегез
Чын хәзинә булырлык.

Бүген Сезнең зур юбилей.
Саулык Сезгә - зур теләк.
Сезнең исем озак яшәр
Булып һәркемгә терәк.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0510131943
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез