ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Язмышмы бу, хатамы?

Көмтәгәндә шулай кисәк кенә,
Төрле хәлләр җирдә булгалый.
Ә без исә хаман уйланабыз,
Үзенә күрә һәр кем хыялый.

Һәр кешенең көчсез ягы була,
Һәр кешедә була юләрлек.
Тик көч булмый, кайбер адәмнәрдә
Бу җир шарын өзелеп сөярлек.

Кемнер чаба яхшы машинада,
Кемдер яши биек йортларда.
Ә кемдер бит җылы урын эзләп,
Көн уткәрә салкын урамда.

Язмышмы бу, тормыш хатасымы?
Бу сорауга җавап табылмас.
Сүнеп барган яшьлек учаклары,
Бүтән инде балкып кабынмас.

Заман шундый, 13-14 яшьтән,
Кызлар хәзер ана булалар.
Ни кызганыч начар гадәтләрдән,
Балалары сырхау туалар.

Киләчәк көн миңа аңлашыла,
Үткәннәрне күңел сагынмый.
Яраланган кеше йөрәгенә,
Эзләсәң дә, дәва табылмый.

Күзне йомам, күреп вакыйганы,
Кире ачам, шул ук тамаша.
Үзен талап гомер итүчегә,
Гади эшче бездә яраша.

Явыз ният кылып яшәүчегә
Теге донья бирер җазасын.
Анда инде булмый алып китеп,
Урлап җыйган байлык казнасын!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1710131963
15
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез