ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Черкиләр...

Кич белән чыксаң урамга
Бөтен җирне тешлиләр.
Үзәкләргә үтте бу ел,
Май аенда черкиләр.

Су сипкәндә кыярларга,
Ирек бирмиләр һич тә.
Черкиләргә булган ачу,
Ут булып яна эчтә.

Киенмичә йөрсәң әгәр,
Эссегә син чашынып.
Төне буе йокы күрми,
Чыгачаксың кашынып.

Белмиләр дару сөрткәнне,
Шуның тикле усаллар.
Үткен тешле вампир сыман,
Безнең канны "сосалар".

Менә шулай, җәйне көтеп
Аласыз да кешеләр.
Ә соңыннан уфтанасыз,
Ау башлагач черкиләр.

Тешләп киткән урыннары
Кала шардай күпереп.
Бәйләнүдән туктамыйлар,
Еласаң да үкереп!

Черкиләре үрнәк бугай,
Күрәм үтеп барышлый.
Кеше эчә, кеше канын,
Черкиләрдән калышмый!
Җәй көне
Уникаль идентификатор: 1710131993
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез