Яз кояшы җирне яктыртса да,
Күңелемне минем җылытмый.
Күңел бит ул барын саклый белә,
Эчке кичерешне онытмый.
Түбәләрдән көмеш тамчы тама,
Елга буйлап ага йөгерек су.
Ә мин кабат каләм алам кулга,
Әллә ничек шунда, ямансу.
Кошлар кайта туган якларына,
Сагынышып урман-кырларын.
Минем гүя колак томауланган,
Ишетмимен дәртле җырларын.
Төзәтегез язлар яраларны,
Матурлыкка бераз шаккатыйм.
Күңелдәге булган авырлыкны
Тартып алып, кайда бушатыйм?
Ташуларга сөйлим серләремне,
Бозлар белән алар агар да.
Борма-борма, кыек юллар аша,
Сыешырлар микән ярларга?
Алда әле шатлык минутлары,
Сана сәгать вакыт исәбен.
Күпер салып язгы ташкыннарга,
Салмак кына атлап киләмен!
4
0
402
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез