ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Авыл кибете...

Һәр авылның кибете бар,
Ачыла иртә таңнан.
Баш авыртып кергэн кеше,
Дәртләнеп чыга аннан.

Закон бездә, 10-га тикле,
Имеш спирт сатылмый.
Авылдагы кибетчегэ,
Бу чурдым да кагылмый.

Олы яшьтәге абзыйлар
Киләләр зур-зур атлап.
Таптап изге кибет юлын,
Тиен-миенен санап.

Ипи машинасы килеп,
Китү белән бушатып.
И ашыга әби-чәби,
Кошелекларын алып.

Кошелек буш, нигә диеп
Аны тотып йөриләр?
Онга, шикәргә бурычны,
Пенсия алгач түлиләр.

Бөтен гайбәте авылның
Кибетендә сөйләнә.
Кемнәр ничек гулять итә?
Кемнәр, кемгә өйләнә!

Бу әбиләр шундый итеп,
Ияләнде кибеткә.
Кайтып китмәсләр иде һич,
Бикләнмәсә әбәдкә.

Эшмәкәрләр йөрәгенә,
Яшь кешеләр шом сала.
Чөнки алар товарларны
Супермаркеттан ала.

Авыл халкы башларына,
Авыр кайгы төшмәсен.
Кирәк-ярак булып торып,
Кибетләре эшлэсен!:)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1710132003
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез