ИХ
Илнар Хазиев
30 октябрь, 2013 ел

Бәхетле көн

Наиль бүген бик бәхетле,
Велосипед алганнар.
Күршедәге дус-ишләре
Аптырашта калганнар.

Тәгәрмәче дүртәү аның,
Урам буйлап ыҗдыра.
Тик нигәдер Алмаз аны,
Һәрчак артта калдыра.

Алмазда ике тәгәрмәч,
Наиль әле кечкенә.
Тулды аңа өченче көн,
Бары җиде яшь кенә.

Ачуы килде Наильнең,
Тәгәрмәчне салтыртам.
Икенче туган көнемә,
Мотоцикл алдыртам.

Наиль дус дүрт тәгәрмәчтә,
Шәп йөрергә өйрәнгәч.
Әтисенә сүттерде дә,
Калды ике тәгәрмәч.

Урамга алып чыкты да,
Чакырды ул Алмазны.
Хәзер икәү ярышабыз,
Узабыз ди "Камаз" ны.

Бер, ике, өч диделәр дә,
Юлдан чабып киттеләр.
Җыелышкан дус-ишләре,
Чып-чын ярыш көттеләр.

И чабалар, и чабалар,
Наиль дус чыкты алга.
Кем уйлаган шул вакытны,
Көтәр диеп багана.

Наиль егылды чирәмгә,
Тәгәрәде туп кебек.
Урамдагы барча халык
Үлделәр инде көлеп.

Наиль өйләренә кереп,
Ашап чыкты пәрәмәч.
Велосипедта җилдерә,
Әйләнә дүрт тәгәрмәч!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2910132015
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез