ИХ
Илнар Хазиев
13 ноябрь, 2013 ел

Локомотив

Көн тудымы исә яңа хабәр,
Янә бәла, янә корбаннар.
Төрле яклап сыный ачы язмыш,
Ничек түзә дуслар, туганнар?

Сентябрь дә халык күңелендә,
Тирән эзен уеп калдырды.
"Локомотив" очкан самолетны
Кисәкләргә бүлеп яндырды.

Газраилләр сынмас егетләрне,
Яп-яшь килеш харәп иттеләр.
Ә алар бит үлем өчен түгел,
Җиңү өчен очып киттеләр.

Ерак оча алмады шул самолет,
Югарыга менде омтылып.
Канатларын җәеп төште кире,
Мылтык яралаган кош булып.

Бер мизгелдә аэропорт читләре,
Ялкыннарга кайнар күмелде.
Шул минутта кеше гомерләре,
Көзге чәчкә кебек сүрелде.

Ишетүгә башта ышанмадым,
Караңгылык басты күземне.
Гомер буе тик урында яткан
Авырудай тойдым үземне.

Юк, булырга мөмкин түгел иде,
Каһәр суккан мондый чын барлык.
Чәл-пәрамә килде яшь гомерләр,
Бернинди дә башка сыймаслык.

Юкка чыкты көчле команданың,
Өч дистәдән артык егете.
Исән калды бары тик Галимов,
Бар халыкның синдә өмете.

Фотосүрәтләре генә тора,
Һәм уйнаган якын бозлары.
Галимовның бу һәлакәттән соң,
Һич басылмас тәне сызлавы.

Исән калуыңа ышанабыз,
Түземсезклек белән көтәбез.
Басарсың да үз аягыңа син,
Чын йөрәктән тәбрик итәрбез.

Команданың мәңгелек исемен,
Югалтмаслар аңа шигем юк.
Боз шаулатып тагын хоккей уйнар,
Яңа яшь"бөркетләр" быел ук.

Аэропортта чәчәкләр сибелгән,
Хоккейчылар инде күмелгән,
Авыр туфрагыгыз җиңел булсын,
Сез чыкмассыз безнең күңелдән!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1311132029
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез