ИХ
Илнар Хазиев
24 декабрь, 2013 ел

Әниләрсез яшәү-яшәү түгел...

Әни миңа тормыш бүләк иткән,
Балам диеп назлап үстергән.
Кечкенәдән биргән киңәшләре
Китми әле һаман күңелемнән.

Әниләрнең изге догасында,
Үтә озын юллар арасы.
Аклап аның изге фатихасын,
Безгә әле алга барасы

Әниләрсез яшәү, яшәү түгел,
Әниләр маягы гомернең.
Бу доньяга булмый ике килеп,
Әниләрнең белик кадерен.

Кирәк чакта орышты да мине,
Мактады да кирәк чагында.
Тоеп яшим әнием җылысын,
Чәчәк атып яшьлек таңында.

Киләчәккә миңа ишек ачты,
Кулга биреп алтын аскычын.
Бергәләшеп гаилә учагында,
Без үрәбез тормыш баскычын.

Әни диеп дөп-дөп типкән йөрәк,
Һич туктамас кебек тибүдән.
Бәхетлерәк әйбер юктыр җирдә
Әниләрне өзелеп сөюдән.

Үсә төшкәч тормыш серләренә
Мин өйрәндем синнән күрепләр.
Әниләрсез якты җир йөзендә
Яшәр идек ничек итепләр?

Ак яулыктан тәрәз төпләрендә
Без кайтканны көтә юксынып.
Ярар салмыйк керсез йөрәгенә
Болай да ул яна ут булып.

Чал чәчләре инде күренсә дә,
Картаймый ул, мәңге яшь кала.
Әниләрнең җылы канатында
Гөмер итсә иде һәр бала.

Әниемә чиксез бәхет телим,
Кайгы күрми, озак яшәсен.
Язгы кояш кеби нурлар сипсен,
Җәйге яшен булып яшьнәсен...
Әниләр көне
Уникаль идентификатор: 2312132043
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез