ИХ
Илнар Хазиев
3 гыйнвар, 2014 ел

Яңа ел теләкләре...

Яңа ел да килеп җитте,
Иске ел бара үтеп.
Алда безне арба таккан,
"Толпар" ат тора көтеп.

Елан елы үзе белән
Авырлыкларны кусын.
Киләсе ел ташып торган
Куанычка бай булсын.

Яңа биналар салынсын,
Алга китсен тормышлар.
Шатлыклы, имин язларны
Алып кайтсыннар кошлар.

Чынга ашсын бар хыяллар,
Йортлар балкып торсыннар.
Исәнлектә гомер итик,
Күп сабыйлар тусыннар.

Сау кешеләр авырмасын,
Авырганнар терелсен.
Алдагы ел илахи бер
Мизгеләргә күмелсен.

Ат елында тырыш хезмәт,
Бизәр ул табыннарны.
Киләчәккә ак юл теләп,
Котлыйм дус-туганнарны.

Сәламәтлек юлдаш булсын,
Безгә яңа елларда.
Мулдан уңсын уңыш көзен,
Бай булсын җәй яңгырга.

Яңа еллар барчабызга
Изге теләк тарата.
Сизәм уңыш мул булачак,
Ат бит салам ярата.

Бизәлгән яшел чыршының,
Очында яна йолдыз.
Уңышлы бирсен "ЕГЭ" ны,
Мәктәптә һәр егет-кыз.

Читләп узмасын бәрәкәт,
Безнең район читләрен.
Кайгысыз ел теләп ябам,
Календарьның битләрен!
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 0301142049
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез