МК
Марат Кабиров
23 март, 2014 ел
Гомер буе мин дип янгансыңдыр,
Мәхәббәткә тугры калгансыңдыр.
Беркем аңламаган чакларда да
Мине бары тик син аңларсыңдыр.

Күңел әрнетерлек яралар да
Салганмындыр гомер юлларыңда.
Ярым дәвалар дип яраларны
Гафу иткәнсеңдер син барын да.

Син дип янам мин дә. Син дип янам.
Татлы да бу яну, газаплы да.
Мин түзәргә әзер барсына да
Тик үзең дә мине ярат кына.

Туктал әле, мизгел, азга гына.
Күмелсен җир күңел назларына.
Шушы якты мизгел дәва булсын
Яралардан арган җаннарыма.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 2303142053
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез