МК
Марат Кабиров
23 март, 2014 ел
Беләм гомер йомгагымның
Яртысы сүтелгәнен.
Җырларымның җырланганын,
Юлларның үтелгәнен...

Мин бүген дә күңелләргә
Яктылык сибеп яшим...
Сезнең күңел яктылыгын
Үзем дә сизеп яшим.

Кеше җырын җырламадым,
Җырлаттым үз җырымны.
Белеп яшим бу дөньяда
Мин үземнең урынны.

Үкеренлек үткәнем юк –
Яшимен бүгенгемдә.
Үзем китсәм, җырым кала
Моңлылар күңелендә.

Мин салган юлдан бүтәннәр
Җырлап үтәрләр әле...
Егылуымны көткәннәр
Озак көтәрләр әле...
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2303142056
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез